Әниләргә – эш, медиага – кадрлар

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, белем бирү буенча яңа федераль проект башлап җибәрде. «Мамы в медиа» исемле проектта катнашу өчен 7 августка кадәр интернет аша гариза бирергә кирәк. Уку түләүсез.

Проект кечкенә балалары булган аналарга медиа өлкәсендә эшләү күнекмәләре алырга, стажировка үтәргә һәм республиканың медиа өлкәсендә  эш табарга мөмкинлек бирә.

Программада онлайн өйрәтү, семинарлар, хакимият органнарында стажировка узу, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм итү каралган.

 Проект июльдән сентябрьгә кадәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International