Казанда, «Татмедиа» бинасы янында ял паркында «Медиа-Питрау» узды. Керәшеннәр бәйрәме медиаоешмалар, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашында үтте. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, мондый вакыйгалар халкыбызның бердәмлеген күрсәтә, бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәклеген күрсәтә.
«Бик матур һәм олы бәйрәм килеп чыкты, халык аны рәхәтләнеп бәйрәм итә. «Медиа-Питрау», башка җәйге бәйрәмнәр белән беррәттән, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Бәйрәм концерты өйлә вакытында башланды һәм берничә сәгать дәвам итте, ә чын «Питрау» атна буена бара»,– дип билгеләп үтте ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Республикада традицион «Питрау» бәйрәме билгеләп үтелә торган көн бәйрәм атнасының соңгы көне булып санала.