«Россия» күргәзмә-форумы чараларын яктырткан өчен республикабызга истәлек медале бирелде. Ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкиленә тапшырылды.
Массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасын ачып, «Россия» казанышлар күргәзмәсе дирекциясе» генераль директоры Наталья Виртоузова кызыклы материаллар өчен массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде. Күргәзмәгә 18 млн. кеше килгән, ә аның турында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә дөнья күргән мәгълүмат белән танышучыларның гомуми саны планета халкыннан сигез тапкыр артыграк.