«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына эшләр кабул итү башлана

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс Россия Федерациясе халыкларының милли бәйрәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче аеруча әһәмиятле һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- «Иң яхшы фото»;

- «Фотоэшләр сериясе»;

- «Портрет».

Гомуми приз фонды 351 000 сум тәшкил итә.

Гаризалар 2024 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Анкета, фотосурәтләр түбәндәге электрон адрес аша җибәрелә: foto-konkurs2024@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсына” тамгасы белән җибәрелә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12.

ПОЛОЖЕНИЕ

АНКЕТА - ЗАЯВКА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International