Казанның 187 нче күппрофильле лицей укучысы Радмир Тимершин һөнәри осталык чемпионатының илкүләм этабында икенче урынны яулады. «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен уздырыла торган әлеге бәйге Новосибирск өлкәсендә үтте.
Чемпионатны ябу тантанасы «Себер 24» каналы аша турыдан-туры күрсәтелде. Радмир, Татарстан данын яклап, тәҗрибәле полиграфистлар белән көч сынашты.
Узган еллардагы бәйгеләрнең берсендә алтын медаль яулаган, хәзер тренер Даниил Грачев әйтүенчә, Мәскәү, Өфе, Новосибирск шәһәрләреннән бик көчле полиграфистлар катнашкан. Алар бастырып чыгару өчен макетлар әзерләү, бастыру машинасын офсет ысулына көйләү һәм полиграфик продукция өчен материаллар сайлап алу буенча биремнәр үтәгән.
«Полиграфик технологияләр» компетенциясендә Татарстан укучылары узган ел да икенче урынны яулаган иде.
Әлеге компетенциягә әзерлекне «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкли. Өйрәнүләр Идел-пресс, А-пресс, КНИТУ-КАИ, Юкард типографияләрендә уза.