«Грозный» һәм ТНВ дәүләт телерадиокомпанияләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2024 елның 29 июне, шимбә

«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» Татарстан телерадиокомпаниясе вәкилләре хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куйды. Имзалау тантанасы "Грозный" ЧДТРК студиясендә узды. Документны чечен телерадиокомпаниясе директоры Чыңгыз Әхмәдов һәм ТНВ генераль директоры Илшат Әминов имзалады.

Татарстан Республикасы делегациясе Чечняга эш визиты белән китте. Аның составында ТР Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International