Сәлимгәрәев Чечня Милли сәясәт министрлыгы белән килешү турында: Өйрәнерлек әйберләр бар

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Грозныйның үзәк мәйданындагы Сабан туенда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Чечня Республикасы Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана.

Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге документның әһәмияте хакында сөйләде.

«Килешү – безнең хезмәттәшлек итәргә, үзара тәҗрибә уртаклашырга теләвебезне билгели торган документ ул. Хәзер күп нәрсә безнең аны үтәргә ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле. Бер-беребездән өйрәнерлек әйберләр бар дип уйлыйм. Хәзер бер-беребезгә кунакка йөрешү, аралашу өчен мөмкинлекләр киңәя», - дип белдерде ул документны имзалауга аңлатма бирү үтенеченә.

Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, республика башкалаларында – Казанда һәм Грозныйда – күп кенә зур вакыйгалар уза. Үзара хезмәттәшлек исә илнең, аның төбәкләренең ничек яшәвен бер-береңә ачарга ярдәм итәчәк. Гражданнар шулай ук урыннарда гамәлгә ашырыла торган кызыклы инициативалар, вакыйгалар, әһәмиятле проектлар турында яхшырак белә алачак.

Искәртеп узабыз, кичә ТР вице-премьеры – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Чечня Республикасына килде. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кунаклар Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Хаҗи Кадыйров исемендәге Мемориаль дан комплексында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International