Казанда Яшьләрнең һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» республика фестивалендә җиңүчеләр игълан ителде. Быел Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан 75 кеше проект финалистлары булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
«Быелгы конкурс ярты ел дәвам итте, сез алган белем һәм тәҗрибә һөнәри үсештә мөһим роль уйнар дип ышанам. Сез яңа дуслар таптыгыз, остазлардан һәм спикерлардан яңа күнекмәләр алдыгыз. Без барлык шартларны да тудырырга, сезне журналистика дөньясына тулысынча кертеп җибәрү өчен кызыклы программа эшләргә тырыштык, – диде, финалистларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанның яшьләр ведомствосы башлыгы Ринат Садыйков.
Гран-при Казаннан Алинә Тыриновга (рус телендә басма журналистика), Актаныш районыннан Әдилә Зыязетдиновага (татар телендә басма журналистика) һәм Арчадан Әнвәр Мөхетдиновка («Телевидение һәм видеоблогинг») бирелде. Аларга медиа юнәлеше буенча югары уку йортына бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеге бирелә. Ел ачышы дип Казаннан Злата Захарова танылды, ул «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә катнашты.
Моннан тыш, медиаүзәкләр – грант ярдәме алучылар билгеләнде. Бу – «Алтын каләм – 2024» яңалыгы. Шулай итеп, Идел буе дәүләт физик культура университеты медиаүзәге 600 мең сум, Казан инновация университеты Чистай филиалының MediaFire үзәге 300 мең сум, Казан дәүләт мәдәният институтының "Мәдәният.Медиа" үзәге 100 мең сум алды.
Исегезгә төшерәбез, конкурсантлар рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкасты һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча ярышты. Фестиваль кысаларында беренче тапкыр махсус категория – студентлар медиаүзәкләре өчен грантлар каралган иде.