Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе конкурс игълан итә.

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елда кулланучылар
хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга багышланган материалларга республика
конкурсы уздыру турында игълан итә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла, аларның һәркайсында җиңүче
билгеләнә:
«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында кулланучылар
хокукларын яклауга багышланган иң яхшы язма»;
«Татарстан Республикасында гражданнарга кулланучы гыйлеме бирә торган иң яхшы
массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртучы иң
яхшы интернет-басма»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасына багышланган иң
яхшы телесюжет (яисә телетапшырулар)»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасына багышланган иң
яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»;
«Интернетта кулланучылар хокукларын яклау темасын иҗади чагылдыру » (махсус
номинация);
«Кулланучылар хокукларын яклау темасына багышланган иң яхшы журналист тикшерүе»
(махсус номинация).
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы массакүләм
мәгълүмат чаралары редакциясе һәм аерым авторлар катнаша ала.
Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы турында нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International