Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсы башланды

2024 елның 14 июне, җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсын игълан итә. 

Конкурс  җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыру максатыннан үткәрелә.  

Гаризалар   агымдагы елның  14 июненнән 1 сентябренә кадәр түбәндәге  адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 608 нче кабинет («Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына» дигән тамга белән). Телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Социаль челтәрләргә урнаштыру өчен наркотикларга каршы реклама видеоролигына иң яхшы сценарий» (1 урын – 40 000 сум, 2 урын – 30 000 сум,        3 урын – 20 000 сум).

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мем, рәсемнәр сериясе» (1 урын – 40 000 сум, 2 урын – 30 000 сум,  3 урын – 20 000 сум).

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иң яхшы текст, шигырь, җыр, канатлы гыйбарә, шигарь» (1 урын – 20 000сум, 2 урын – 15 000 сум, 3 урын – 10 000 сум.)

«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинациясе (1 урын – 20 000 сум, 2 урын – 15 000 сум,).

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:

материалларны эшләүдә сәнгатьле алымнар куллану (өстәмә материаллар, иллюстрацияләр, видео булу) (0–10 балл);

эстетик яктан камиллек (гомуми кабул итү) (0–5 балл);

мәгънәсе (0–5 балл);

иҗади эшләнү дәрәҗәсе (0–10 балл)

Һәрбер конкурс эше буенча конкурс комиссиясенең барлык әгъзалары куйган балларның суммасы санап чыгарыла.

Конкурста катнашырга чакырабыз!

 

Нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International