“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы террорчылыкка каршы көрәш темасын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс уздыру турында игълан итә.
Конкурс эшләре агымдагы елның 27 маеннан 15 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 608 каб., китереп бирергә яисә «Террорчылыкка каршы көрәш темасын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән почта элемтәсе аша җибәрергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләргә кабул ителә:
«Террорчылыкка каршы көрәш темасын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен» (1 урын – 35 000 сум);
«Террорчылыкка каршы көрәш темасына массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы аналитик материал» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум);
«Террорчылыкка каршы көрәш темасына массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы интервью» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум).
Конкурс эшләрен бәяләгәндә түбәндәге критерийлар кулланыла:
конкурс тематикасын чагылдыра торган эчтәлек, аналитика (0-5 балл);
мәкаләләрнең, телесюжетларның һәм радиосюжетларның һөнәрилек дәрәҗәсе (күзаллау мөмкинлеге, тәэсирле алымнар куллану) (0-5 балл);
мәкаләләрнең, телесюжетларның һәм радиосюжетларның Татарстан Республикасы халкы өчен тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте (0-5 балл);
билгеләнгән тематиканы яктырту концепциясе, сценарие һәм алымнарның оригинальлеге (0-5 балл).
Һәр конкурс эше буенча баллар суммасы конкурс комиссиясе әгъзалары куйган баллардан чыгып исәпләнә. Катнашырга чакырабыз!