Әсгать Сәфәров: «Хәзерге чынбарлык медиабергәлеккә зур җаваплылык йөкли»

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе
Әсгать Сәфәров журналистларны Республика матбугат көне белән котлады. «Бүгенге чынбарлык
барлык медиабергәлекләргә зур җаваплылык йөкли. Сезнең һәркайсыгыз үзенең ихлас сүзе һәм
принципиаль позициясе белән кешеләргә иксез-чиксез мәгълүмат ташкынында үз кыйбласын
табарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе
җитәкчесе. «Ышанам ки, югары осталык, һөнәрегезнең данлы традицияләренә тугрылык, эшкә
һәм кешеләр язмышына битараф булмау киләчәктә дә Татарстан журналистлары эшендә маяк
булачак», – дип өстәде ул. «Барыгызга да энтузиазм һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм
иминлек телим», – диде Әсгать Сәфәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International