Татарстанның казанышлары һәм үсеш проектлары турында БРИКС илләренең әйдәп баручы ММЧ аудиториясе беләчәк

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм «ТВ БРИКС» АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында беркетмәгә кул куелды. Документны «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисадый форум кысаларында агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм TV BRICS халыкара челтәре генераль директоры Жанна Толстикова имзалады.

«Безнең өчен бу килешү Татарстанның инициативалары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлары турында мәгълүмат таратырлык аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирә», – диде журналистларга матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе.

Аерым алганда, яклар башка ил аудиториясенә төрле социаль-икътисадый өлкәләрдә, шул исәптән фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә, зур чаралар уздыру һәм республика казанышлары турында хәбәр итәргә, шулай ук Татарстан һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә килештеләр.

Моннан тыш, Сәлимгәрәев әйтүенчә, килешү «ТВ БРИКС» ия булган ресурслардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. «Бу –  безнең телекомпанияләр куллана алырлык оператив видеоматериаллар», – диде ул. Иң беренче проект – республиканың эре чаралары турында турыдан-туры трансляцияләр әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International