KazanForum кысаларында фикер алыша торган мәсьәләләр ел саен арта бара. Форумның масштаблары да киңәя. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде:
«KazanForum Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгына әверелде. Форумда карала торган мәсьәләләрнең тирәнлеге арта бара. Бу медиа өлкәсенә дә кагыла. Быел күп илләрнең мәгълүмат агентлыгы җитәкчеләре килде. Форум – халыклар арасында дуслык җепләре сузу өчен бик зур мөмкинлек», – диде А. Сәлимгәрәев.