Казандагы 187 нче күппрофильле лицей укучысы Тимершин Радмир «Профессионаллар 2024» һөнәри осталык чемпионаты финалында «Полиграфик технологияләр» (юниорлар) компетенциясендә Татарстан данын яклаячак.
Бүген Новосибирск шәһәренең матбугат һәм мәгълүмат технологияләре көллиятендә «Полиграфик технологияләр» (юниорлар) компетенциясе буенча чемпионатның финал ярышлары башланды. Ул 19 майга кадәр узачак. Бәйгедә Татарстаннан, Новосибирск өлкәсеннән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Саратовтан һәм Башкортстаннан алты катнашучы ярыша. Татарстан данын «Полиграфик технологияләр» (юниорлар) компетенциясе буенча һөнәри осталык чемпионаты финалында катнашуга лаек булган 187 нче күппрофильле лицей укучысы Тимершин Радмир яклаячак.
Чемпионатта катнашучыларның барысына да уңышлар, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!