Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Мөслим муниципаль районында Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда катнашты.
Сәлимгәрәев район халкын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җиңү көне белән котлады.
Бәйрәм чаралары Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексы янында башланып китте. Демонстрациядә катнашучыларга театрлаштырылган тамаша күрсәтелде, район җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, җирле предприятиеләр вәкилләре сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.
Демонстрация Мөслим урамнары буйлап Мәдәният йортына кадәр барды. Шулай ук яшь армиячеләр парады оештырылган иде, анда балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары катнашты.