Айдар Сәлимгәрәев Радио көне белән котлады

2024 елның 7 мае, сишәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Радио һәм элемтә өлкәсендәге кадерле хезмәттәшләребез! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Радио тармагы иң тотрыклы һәм ихтыяҗ зур булган мәгълүмат каналы булып кала бирә. Аудиториянең сизелерлек үсешен милли телле радиолар, шул исәптән цифрлы платформадагы радиолар да күрсәтә. Бу юнәлештә алга таба да үсүнең перспективалы булуын күрәбез.

Бүген радио тармагында чын профессионаллар, җаваплы һәм креатив шәхесләр эшли, алар ярдәмендә илнең иң ерак почмакларында да якыннарыбыз белән аралаша, әһәмиятле яңалыклардан хәбәрдар була алабыз!

Тормышыгызда бары тик күңелле яңалыклар булуын гына телим! Илһам, һөнәри үсеш, тынычлык, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International