15 майда KazanForum мәйданчыгында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең Мәгълүмат агентлыклары берлеге (UNA) тәкъдиме белән Ислам хезмәттәшлеге оешмаларының 55 еллыгына багышланган медиасессия үтәчәк. Чараның партнерлары – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиллеге.
Сессия кысаларында дөньяда һәм мөселман илләрендә мәгълүмат кырына кагылышлы ике зур тема каралачак.
Чарада Ирак, Иран, Согуд Гарәбстаны, Пакистан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан мәгълүмат агентлыклары һәм медиакомпанияләр җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр, экспертлар һәм аналитиклар катнашачак.
Фикер алышу йомгаклары буенча бүгенге дөньяда мәгълүмат кырындагы гамәлләрнең уртак планы өчен тәкъдимнәр эшләнер дип көтелә, шулай ук Россия һәм чит ил медиакомпанияләре арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр дә имзаланачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV Халыкара икътисадый форумы 14 – 19 майда «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак. Катнашу өчен чараның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин: https://reg.kazanforum.ru/ru/registration.
Чараны әзерләү һәм үткәрү операторы – Росконгресс фонды, операторның башкарма дирекциясе – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциягә карамаган оешмасы.