Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен яктыртуга һәм пропагандалауга багышланган республика конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә

2024 елның 22 марты, җомга

Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы  –  ТЭФ-2024 кысаларында  массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында  энергияне сак тотуны, энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны яктыртуга һәм пропагандалауга конкурс үткәрелә.

Конкурс энергетик, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген яктыртуга һәм пропагандалауга, энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тоту, табигатьне саклау буенча Татарстан Республикасында уздырыла торган чараларга барлык өлкә белгечләренең һәм халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс материаллары  түбәндәге номинацияләргә кабул ителә:

  • Иң яхшы матбугат хезмәте;
  • Иң яхшы корпоратив ММЧ;
  • Энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту (ММЧ өчен номинация).

 

Конкурс материаллары рус яки татар телләрендә булырга мөмкин.

Конкурска гаризалар һәм материаллар оештыру комитетына 2024 елның 15 мартына кадәр cetrt@mail.ru адресына кабул ителә.

Җаваплы зат – Хаҗиева Лилия Таһир кызы, «Татарстан Республикасы энергия ресурсларының  нәтиҗәле технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге баш белгече, телефон: (843) 272-99-43, сайт: tef.tatar.ru

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2023 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында булачак.

 

https://mpt.tatarstan.ru/2024-g-7500109.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International