Казанда «Профессионаллар-2024» чемпионатының «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча региональ этабы башланды

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районында урнашкан  187 нче күппрофильле лицейда «Профессионаллар-2024» чемпионатының «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча региональ этабы ачылды.

2016 елдан алып әлеге компетенция «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы катнашында уздырыла.

«Ике ел дәвамында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы катнашында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе 187 нче лицейда уза. Әлеге уку йорты очраклы гына сайланмады, биредә  кирәкле барлык җиһазлар, технологияләр бар, әзерлек чорында балаларга  укытучылар да ярдәм итә. Быел ярышларда 5 сигезенче сыйныф укучысы катнашачак», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Өч көн дәвамында биш катнашучы  һөнәри күнекмәләрен күрсәтәчәк. Быел балалар өчен конкурста игътибар итәргә кирәкле әйберләр хакында сөйләшү оештырылган. Анда чемпионатның төрле компетенцияләре остазлары, төрле секцияләрдә җиңү яулаган катнашучылар чакырылган. Конкурста катнашучыларга һөнәргә өйрәнү, казанышлар, бүләкләнүләр турында сөйләгәннәр.

 «Минем бабай типографиядә урынбасар булып эшли, шуңа күрә мин балачактан анда барырга һәм эшне карап торырга ярата идем. Узган ел әлеге компетенциядә катнаштым, ләкин җиңә алмадым, 3 нче урынны гына алдым. Быел, киләсе этапка үтәр өчен,   беренчелекне аласым килә», – диде чемпионатта катнашучы Матвей Макар.

Региональ этапта катнашучылар белән  нәшриятларда эшләүче хезмәткәрләр шөгыльләнәчәк. Алар махсус җайланмаларда берничә  техник бирем үтәргә тиеш.

 «Балаларны биремне үтәү вакытында да, нәтиҗәгә карап та бәяләячәкләр. Без нигездә  аларның биремне ничек үтәү барышын күзәтәбез, финалда, кирәк булса, төзәтмәләр кертәбез, аңлатабыз. Призлы урынга чыккан ике катнашучыны Мәскәүдә узачак сайлап алу турына әзерләячәкбез. Иң зур балл җыйган бер финалист бөтенроссия этабында катнашачак», — диде баш эксперт Данил Грачев.

Финал этабы  агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында Санкт-Петербург шәһәрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International