Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) 2024 елның 12 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Журналистикага тугрылык өчен» - журналистика һәм массмедиа өлкәсендә күпьеллык хезмәте өчен медиатармак хезмәткәрләренә, шулай ук Татарстан Республикасы журналистикасын үстерүгә һәм ныгытуга өлеш керткән өчен матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге ветераннарына 50,0 мең сумлык ике премия тапшырыла;
«Мультимедияле редакция» - Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә куелгучы, омниканальлекне актив үстерүче редакцияләргә 50,0 мең сумлык ике премия тапшырыла;
«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» - Татарстан Республикасы шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә 50,0 мең сумлык ике премия тапшырыла;
«Һөнәрдә иң яхшысы» - Татарстан Республикасының республика, шәһәр яисә район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына 50,0 мең сумлык ике премия тапшырыла;
«Ел фоторепортеры» - Татарстан Республикасының республика, шәһәр яисә район массакүләм мәгълүмат чаралары фоторепортерына 50,0 мең сумлык бер премия тапшырыла;
«Ел телеоператоры» - Татарстан Республикасының республика, шәһәр яисә район массакүләм мәгълүмат чаралары телеоператорына 50,0 мең сумлык бер премия тапшырыла;
«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» - массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче матбугат хезмәтенә 50,0 мең сумлык бер премия тапшырыла;
«Популяр блогер» - Татарстан Республикасы блогосферасы вәкилләренә 50,0 мең сумлык ике премия тапшырыла;
«Туган тел» - Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чарасына, татар телендә материаллар иҗат итүче журналистка 50,0 мең сумлык бер премия тапшырыла;
«Ел медиаперсонасы» - ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынучы шәхескә тапшырыла.
Махсус номинацияләр:
«Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе» – Татарстан Республикасында милли проектларны иң яхшы яктырткан өчен Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә ике кыйммәтле приз һәм диплом тапшырыла.
Конкурс эшләрен бәяләгәндә түбәндәге критерийлар кулланыла:
1 тур:
конкурс эшләренең максатларга һәм бурычларга туры килүе (биш баллга кадәр);
актуаль булу, социаль әһәмият, материалларның иҗтимагый ихтыяҗы (биш баллга кадәр).
2 тур:
аналитиклык, темага үтеп керү тирәнлеге (биш баллга кадәр);
фактология, ышандыру, дәлилләү базасы (биш баллга кадәр);
бәянең үтемлелеге (биш баллга кадәр);
тел чараларын, материаллар бирүнең сәнгатьле алымнарын куллану (биш баллга кадәр);
индивидуаль иҗади стиль (биш баллга кадәр);
композиция-структур төзелеш, иллюстратив чаралар, инфографика (биш баллга кадәр).
Конкурста катнашырга чакырабыз!