«Китап» радиосы Татарстанның татар телле иң яхшы өч радиостанциясе исемлегенә керде

2024 елның 9 феврале, җомга

«Татмедиа» медиахолдингына кергән «Китап» радиостанциясе Татарстанның татар телендә тапшырулар алып баручы иң популяр радиостанцияләре исемлегенә керде. Мондый нәтиҗәләрне, республиканың иң рейтинглы радиостанцияләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәргәннән соң, «Яңа медиа» АНО белгечләре әйтте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Китап», 470 кулланучы тавышын җыеп, өченче урынны ала. Беренче урынны «Болгар» радиостанциясе (1950 тавыш), икенче урынны «Татар радиосы» (1 300 тавыш) алды. «Татмедиа» медиахолдингының Чаллы радиостанциясе 410 тавыш җыеп, рейтингта 5 нче урында тора.

Тавыш бирүдә барлыгы 8 радиостанция, шул исәптән «Курай», «Тәртип», «Дулкын» һәм «Татарстан радиосы» һәм 5 мең респондент катнашты. Сораштыру «ВКонтакте» һәм Тelegramда уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International