Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына аккредитация башланды!
Мәйданчыкта Медиа-үзәк эшен оештыру планлаштырылган, анда Форумның эшлекле программасында катнашучылар белән матбугат конференцияләре, индивидуаль интервьюлар алу, шулай ук журналистларның эш һәм ял итүе өчен шартлар тудырылачак. Шәхси кабинетта барлык сессияләрне онлайн-трансляцияләү каралган. Форумда ММЧ вәкилләренең катнашуы түләүсез.
Аккредитация процедурасын 2024 елның 30 апреленә кадәр узарга кирәк.
KazanForum 2024 чараларында очрашканга кадәр!
Белешмә: «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы – Россия һәм Ислам дөньясы илләренең эшлекле хезмәттәшлек мәйданчыгы.
Форумның максаты – РФ төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, социаль һәм мәдәни багланышларын ныгыту. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы 2024 елның 14–19 маенда узачак.
Үткәрү урыны: Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре. KazanForum-2024 төп темалары: ислам финанслары, хәләл индустрия, халыкара инвестицияләр, сәнәгать, инновацион технологияләр, энергетика, логистика, туризм, дипломатия, ESG принциплары, кече һәм урта бизнес, медицина, спорт, медиаиндустрия һәм башкалар.