Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җирәбә салу датасы билгеләнде

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 36 нчы утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары  2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауны уздырганда региональ дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында түләүсез һәм түләүле эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салу датасын, вакытын һәм урынын билгеләү турындагы мәсьәләне карады.

– Теләсә кайсы сайлау кампаниясенең төп принцибы – процесста катнашучыларның тигез хокукларын үтәп, ачыклыкны һәм һәркемнең мөмкинлекләрдән файдалана алуын тәэмин итү. Җирәбә салу вакытында теркәлгән кандидатлар, теркәлгән кандидатларны күрсәткән партияләр арасында телерадиоканалларда тигез күләмдә түләүсез һәм түләүле эфир вакыты бүленәчәк, – диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев. – Теркәлгән кандидатларны күрсәткән сәяси партияләрнең региональ бүлекчәләре җитәкчеләренең җирәбә салуда катнашуына исәп тотабыз. Бу – бик җитди мәсьәлә һәм сайлаулар да бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, җирәбә салуда теркәлгән кандидатлар яисә теркәлгән кандидатлар вәкаләт биргән затлар катнашырга хокуклы. Аларның вәкаләтләре теркәлгән кандидат имзалаган документ белән расланырга мөмкин. Сәяси партия исеменнән җирәбә салуда аның вәкаләтле вәкиле, ышанычлы заты, тиешле сайлау комиссиясенең киңәш бирү тавышы хокукына ия әгъзасы, шулай ук сәяси партия, аның региональ бүлекчәсе тарафыннан Россия Федерациясе законнары нигезендә бирелгән ышанычнамә нигезендә башка зат катнашырга мөмкин.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, җирәбә салу 2024 елның 15 февралендә 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Академик Королев ур., 47 йорт ("Московский" МҮ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International