Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ишегаллары өчен «матурлык» конкурсы игълан итә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ»   кышын иң матур бизәлгән ишегалдын ачыклау максатыннан «Ә безнең ишегалдында...» конкурсын игълан итә.

Ничек катнашырга?

Конкурска гаризалар 17 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурста шәхси йортларда яшәүчеләр дә, күпфатирлы йортлар да катнаша ала.

Моның өчен ишегалдын фоторәсемгә төшерергә яки аның турында видео ясарга һәм  яңа ел бәйрәмнәрендә аның ничек бизәлгән булуын кыскача гына бәян итәргә кирәк.

Мәгълүматны «Конкурска» тамгасы белән info@tatar-inform.ru почтасына  җибәрергә кирәк. Фотосурәтләрне яки видеоларны шулай ук #аунасводвореТИ хештегы белән «ВКонтакте» челтәрендә  урнаштырырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен челтәрдәге профиль ачык булырга тиеш.

Ничек тавыш бирергә?

Иң оригиналь бизәлгән ишегалды өчен 2024 елның 23 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр «Татар-информ» сайтында һәмTelegram-каналында тавыш бирергә мөмкин булачак.

Нәтиҗәләр 31 гыйнварда игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче булачак. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда территорияләрне бизәүгә конкурс ел саен «Татар-информ» ярдәме белән республиканың Иҗтимагый палатасы тарафыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International