18 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Казанда Relita кунакханәсендә алтынчы халыкара «Медиафорум-2023: кеше хокуклары, яңа технологияләр һәм халыкара мәгълүмат иминлеге контекстында журналистика иреге» узачак. Чараны Россия Тышкы эшләр министрлыгы «Халыкара тормыш» журналы оештыра.
Чарада Франциядән, Япониядән, Австриядән, Белоруссиядән, Таҗикстаннан, Төркиядән һәм Һиндстаннан 80нән артык эксперт (политологлар, социологлар һәм икътисадчылар) катнашачак.
Белгечләр объектив журналистиканың "исән калу" принципларын эшләргә җыена.
Форумда шулай ук, медиапровайдер буларак, нейросеть киләчәге һәм цифрлы платформаның
ММЧ аудиториясенә йогынтысы турында фикер алышачаклар. Оештыручылар Медиафорумның
уңышлы фикер алышу өчен мәйданчык булачагын вәгъдә итә.
Чара 2018 елдан бирле уздырыла. Беренче тапкыр Медиафорум Братиславада узды һәм шунда ук
дөнья медиаларының игътибарын җәлеп итте. Бу – чарада журналистика үсеше белән бәйле
актуаль темалар турында фикер алышуга бәйле.