2023 елның 3 октябрендә «Диалог» уку-укыту үзәге базасында Татарстан Республикасының академик бергәлеге вәкилләре өчен «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек» темасына уку уздырылды. Анда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институтынан җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты.
«Заманча медиада мәгълүмати сәясәт стратегиясе» турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары И.Ф.Миргалимов чыгыш ясады. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм төрле ведомство, оешмаларның матбугат хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлек нигезләре турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы Д.М.Перевезенцев сөйләде. «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары А.А.Третьяков мәгълүмат кырында танылу турындагы фикерләре белән уртаклашты. «Медиа мохиттә эшләү үзенчәлекләре» темасына лекцияне «Миллиард.татар» проекты җитәкчесе, «Татар-информ» баш мөхәррире урынбасары А.М.Минвәлиев уздырды. Матбугат хезмәтенең нәтиҗәле эше турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге проектларны пропагандалау бүлеге башлыгы Е.В.Веселова сөйләде. Белем бирү программасы буенча уку аналитика департаменты җитәкчесе Л.М. Гыйзетдинованың «Файдалы пресс-релиз булдыру. Мониторинг» дигән чыгышы белән тәмамланды.