Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга багышланган конкурс дәвам итә

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы»  ассоциациясе республиканың дәүләт хакимияте органнары, һөнәри бергәлекләр белән бергәләп массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга багышланган ел саен уздырыла торган конкурс үткәрә.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын җирле үзидарә мәсьәләләрен яктыртуга җәлеп итү максатларында оештырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үтә:

- «Республика массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма»;

- «Муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма»;

- «Иң яхшы телевизион проект»;

- «Иң яхшы радио  проект»;

- «Иң яхшы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек сайты».

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, юридик затлар катнаша ала.

Гаризалар электрон рәвештә sovmo.rt@yandex.ru  адресына «ММЧ конкурсына» дигән тамга белән агымдагы елның  20 июленә кадәр  кабул ителә..

Тулырак мәгълүмат: https://sovmo.tatarstan.ru/konkurs-zhurnalistskih-rabot-na-luchshee-6927249.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International