«Газетадан аерылмагыз!»

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

"Казанские ведомости" газетасы 32 нче туган көнендә  "Газетадан аерылмагыз!" дигән марафон башлап җибәрүе турында игълан итте.  Аның максаты – бөтен Россиягә, цифрлаштыруга карамастан, басма газеталарның булуын һәм алга таба да булачагын белдерү.

"Казанские ведомости" газетасы битләреннән ясалган кәгазь кораб марафонның төп символы итеп  игълан ителде. Аны символик рәвештә басманың баш мөхәррире Венера Якупова "йөздереп" җибәрде:

– Басма газеталарга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, бу турыда басмабызның зур тиражы сөйли. Безнең марафонга, басма газеталарга ихтирам йөзеннән, Россиянең барлык регионнарындагы хезмәттәшләр кушылсын иде. Корабыбыз илебезнең төрле шәһәрләрендәге коллегаларыбызны рухландырсын!

Шушы көннәрдә марафонда катнашу турында беренче җавап та алынды. "Зеленодольская правда" газетасы "Кронштадтский вестник" басмасына үзләренең газета битләреннән ясалган кораб тапшырган.

Шунысы игътибарга лаек, күп еллар элек Яшел Үзән кешесе, рәссам Евгений Бирючевский "Зеленодольская правда" логотибы төшерелгән кәгазь кораб сурәтләнгән картина язган. Әйтерсең шундый марафон булачагын алдан ук белгән!

– Ни өчен без нәкъ менә "Кронштадтский вестник"ны сайладык? Беренчедән, Кронштадт һәм Яшел Үзән шәһәрләре – тугандаш һәм бу безнең хезмәттәшлекне үстерүгә кертә торган өлешебез. Икенчедән, бу – илнең иң борынгы газеталарының берсе", – ди "Зеленодольская правда" газетасы баш мөхәррире, "Зеленый Дол" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Владимир Витовский.

– Сезне безгә Ходай үзе җибәрде! Газетадан аерылмагыз!" – диде "Кронштадтский вестник" баш мөхәррире Анна Макарова. – Безнең газета иң авыр вакытларда да, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да нәшер ителгән, бары тик 1941 елда гына бераз чыкмый торган. Ә менә хәзер газета чыкмый, матди сәбәпләр аркасында инде берничә ай укучыларыбыз яраткан басмасын укудан мәхрүм. Ә укучылар аны көтә! Күп кеше өчен "Кронштадтский вестник"  яшәешнең бер өлеше, алар аны бик ярата.

Газетаның беренче номеры 1861 елда ук чыккан. "Кронштадтский вестник" үсешендә төрле этаплар үтеп, гасырлардан гасырга күчкән.

"Кронштадтский вестник" журналистлары "Зеленодольская правда" номерларын кызыксынып карады

"Сез газетаны сатуны да, язылуны да саклап кала алгансыз”, – дип сокланды алар.

– Газеталар актуаль мәгълүмат бирә, социаль челтәрләрдән аермалы буларак, аны буыннан-буынга тапшырырга, укыганнарга кире кайтырга, дусларың белән уртаклашырга мөмкин, – диде "Кронштадтский вестник" корреспонденты Серафим Белевич. – Күп кенә гаиләләрдә газета төпләмәләре гаилә реликвиясе буларак саклана. Бу төрле буын кешеләрен берләштерә, бүген газета һәрвакыт кыйммәте булачак артефактка әверелә бара”.

Соңрак кронштадтчылар үзләренең "Газетадан аерылмагыз!" марафоны эстафетасын Санкт-Петербургның башка басмаларына тапшыру планнары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International