2 июньнән 6 июньгә кадәр Мәскәүдә "Кызыл мәйдан" китап фестивале узачак. Ул Тарих музееннан алып Василий Блаженный храмына һәм ГУМ биналарына кадәр булган мәйданны алып торачак. Татарстан китап нәшрияты да башкала халкына һәм кунакларына үз басмаларын тәкъдим итәчәк.
Татарстан китап нәшрияты фестивальгә татар классикларының 200дән артык китабын, бүгенге көн авторларын, тарихи, туган якны өйрәнү әдәбиятын һәм балалар басмаларының бай ассортиментын алып барачак.
Мәскәүлеләр соңгы яңалыкларның берсен – Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» шигырьләр җыентыгын күрәчәкләр. Басмага шагыйрьнең күпсанлы шигырьләре, шул исәптән автор вафат булганнан соң дөнья күргәннәре дә кергән.
Татарстан китап нәшриятының стенды «Россия төбәкләре» павильонында урнаштырылачак.
Фестиваль 2 июньдә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, 3 һәм 4 июньдә - 10.00 сәгатьтән 22.30, ә 5 һәм 6 июньдә - 10.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.