Александр Шадриков "Ел медиаперсоны" исеменә лаек булды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

2023 елның 30 маенда Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» XXVI Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантана “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә узды.  Җиңүчеләрне ун номинация һәм өч махсус проект буенча билгеләделәр. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән яхшы эшләве өчен ТР экология министры Александр Шадриков "Ел медиаперсоны" исеменә лаек булды. Бүләкне аңа ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

«Бүген без тармакның лаеклы вәкилләрен бүләклибез. Мин фидакарьлек белән үз эшен башкаручы һәр журналистка чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗат шатлыгы һәм, әлбәттә, илһам телим”, – дип котлады Әсгать Сәфәров.

«Бәллүр каләм – Хрустальное перо» республика конкурсы Татарстан Республикасында 1998 елдан бирле уздырыла. Бүгенге көндә бу чара республиканың төп һәм иң абруйлы журналистлар бәйгесе булып тора. Төрле елларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Ел медиаперсоны»  исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International