РФ Цифрлы үсеш министрлыгы: «Илдә катлаулы вәзгыять басма массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычны арттыра»

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Басма массакүләм мәгълүмат чаралары кызыклы түгел һәм барлык медиакулланучылар интернетка киткән дигән белдерүләргә карамастан, Россиядә басма массакүләм мәгълүмат чараларының аудиториясе арта бара. Шулай ук илдә газеталар һәм журналлар укуның уртача вакыты да артты. Бу хакта “Татмедиа” АҖ семинарында Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Вакытлы матбугат һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская хәбәр итте.

"Илдәге катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә (махсус хәрби операция һәм аның нәтиҗәләре күздә тотыла), ковид чорындагы кебек үк, яңалыклар тематикасы белән кызыксыну арта. Яңалыклар белән кызыксыну фонында рәсми чыганакларга һәм бигрәк тә вакытлы матбугат басмаларына ышаныч арта", – дип белдерде Дзюбинская.

Минцифра вәкиле шулай ук вакытлы басмаларда укучыны тикшерелгән мәгълүмат җәлеп итүен, анда фейклар булмавын җиткерде.

"Әгәр дә без ниндидер кечкенә шәһәрләргә һәм авылларга барсак, халыкның үзәк телевидениедән һәм җирле матбугат басмаларыннан мәгълүмат алуын күрәбез", – диде докладчы.

Дзюбинская сүзләренчә, укучыларның социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга ышаныч дәрәҗәсе шактый кимегән.

"Бер үк тырмага ике-өч тапкыр баскач, кешеләр инде барысына да ышанырга кирәкмәгәнен аңлый. Аудитория "кайнар" яңалыкны укыганнан соң шунда ук аны башка каналларга, танышларга, дусларга җибәрергә тели. Фейклар шулай тарала да", – диде спикер.

Светлана Дзюбинская шулай ук, Россиядә газета һәм журналларның уртача тәүлеклек уку вакыты артты, дип өстәде. Әгәр 2021 елның беренче яртыеллыгында газеталар уртача 14,4 минут укылса, 2022 елның шул ук чорында газеталар уку вакыты 21,79 минутка кадәр арткан.

Бүген XXVI Республика журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү программасы кысаларында «Татмедиа» АҖендә «Яңа шартларда басма массакүләм мәгълүмат чараларының торышы һәм проблемалары, дәүләт ярдәме чаралары» темасына семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International