Бүген пресс-секретарьларны бүләкләделәр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика ведомстволары дәүләт хезмәткәрләрен, коммуникацияләр буенча белгечләрне һәм пресс-секретарьларны бүләкләү тантанасы узды. Аларга Рәхмәт хатларын һәм чәчәкләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм «Диалог» һәм «Диалог регионы» АНО генераль директоры Владимир Табак тапшырды.

Бүләкләрне медиатармак вәкилләренә актив эш һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган өчен тапшырдылар.

«Диалог» коммерциячел булмаган автоном оешмасы Татарстан белән аеруча җылы мөнәсәбәттә. Без эшебездә шактый очракларда республика тәҗрибәсенә таяндык, – дип сөйли Владимир Табак. – Шуңа күрә минем өчен Казанга килү бервакытта да командировка гына түгел... Бу – безнең уку үзәге булган бердәнбер төбәк,  монда без эксперт советлары уздырабыз».

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан мәгълүмат тарату эшендә һәрвакыт иң яхшы, алдынгы һәм заманча регионнарның берсе булып тора.

«Пресс-секретарьлар һәм коммуникацияләр буенча белгечләр эше бик җитди хезмәт. Ул кешеләргә республикада ниләр барганын яхшырак аңларга ярдәм итә» –, дип билгеләп үтте Фазлыева.

«Сез эшли торган өлкә бик мөһим һәм халык безнең гомумән ни өчен эшләвебезне һәм безнең алда нинди бурычлар торуын, ни өчен теге яки бу карарларны кабул итүебезне аңласын өчен кирәк. Сезнең ярдәм белән без һәрвакыт гражданнар белән элемтәдә торабыз», – диде  вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева һәм Владимир Табак тантаналы рәвештә хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырдылар,  рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International