«Ипи-тоз белән каршы алдылар»: чит ил ММЧ KazanForum 2023 ничек яктыртты

2023 елның 26 мае, җомга

Саммит эшләгән көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында  «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы турында 6,3 меңнән артык хәбәр дөнья күрде  чыкты,  чит илләрдәге коллегалар 500 гә якын мәкалә бастырды. Чит ил корреспондентлары делегатлар эшен яктыртты, экскурсияләр һәм шеф-поварлар эше, шулай ук аэропортта каршы алулар турында бәян итте. Төгәлрәк – «Татар-информ» материалында.

KazanForum мәйданчыгында 709 ММЧ вәкиле аккредитацияләнде. Алар арасында 25 илдән 78 журналист бар.

 «Форум Россия һәм Ислам илләре арасында хезмәттәшлекне активлаштыру өчен яхшы мәйданчык булып тора»

ММЧ һәм "Медиалогия" социаль челтәрләр мониторингы системасы мәгълүматлары буенча, чараны  7 меңнән артык интернет-басма, 2 мең мәгълүмат агентлыгы, 180 телекомпания, 60 газета һәм 8 журнал яктырткан. Билгеләп үтелгәнчә, барлык язмалар "нейтраль", "уртача позитив" яки "позитив". Тискәре фикерләр юк.

KazanForum мәйданчыгында 709 ММЧ вәкиле аккредитацияләнде. Алар арасында 25 илдән 78 чит ил журналисты бар. Бу – Азәрбайҗан, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Оман, Сирия, Мисыр вәкилләре. Вакыйганы шулай ук Иран, Төркия, Германия, Кыргызстан, Индонезия, Тунис, Гыйрак, Ливан вәкилләре дә яктыртты.

Форум Казахстан, Таҗикстан, Катар, Алжир, Пакистан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Грузия, Латвия, Тунис, Япония һәм Бәһрәйн массакүләм мәгълүмат чаралары өчен дә кызыклы булды.

Масштаблы вакыйгага багышланган яңалыкларны журналистлар гарәп, инглиз телләрендә, шулай ук фарси, Индонезия, төрек һәм башка телләрдә яктыртты.

Мәсәлән, Мисырның Akhbar El-Yom газетасы материалында форумны оештыручыларның Казанга килүчеләрне шәһәр аэропортында күптәнге традиция буенча икмәк һәм тоз белән каршы алулары турында язма басылды.

Шул ук Akhbar El-Yom газетасы "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышында Мисырның халыкара эшләр советы генераль директоры һәм Мисыр вәкиле Иззат Саадның сүзләрен бастырды. Ул ассызыклап үткәнчә, форум Россия һәм Ислам илләре арасында икътисадый, мәдәни һәм дини хезмәттәшлекне активлаштыру өчен яхшы мәйданчык булып тора.

Мисырның Dostor һәм Sada Elomma газеталары Мисырның Россиядәге илчесе Назыйх Нагариның чыгышыннан өзекләр  бастырды. Илче сүзләренчә, быел үзара эшчәнлек башлануга 80 ел тула...

Al-Watan газетасында Россиянең Бәһрәйндәге илчесе Алексей Скосыревның интервьюсы басылып чыкты. Ул гарәп илләренә һәм Персия култыгы дәүләтләренә яңа базарларга чыгарга мөмкинлек бирәчәк һәм ислам банкингы механизмнарын үстерү эшендә эре оешмаларга стратегик ярдәм күрсәтәчәк икътисади форумның мөһимлеген ассызыклады.

Скосырев билгеләп үткәнчә, Бәһрәйн белән Россия, бигрәк тә Татарстан Республикасы, арасында мөнәсәбәтләр даими рәвештә үсә. Шулай ук ул Россиядә ислам банкингы темасына кызыксыну арта, чөнки анда 20 миллионнан артык мөселман яши, дип ассызыклады.

Bahrain News Agency яңалыклар агентлыгы Бәһрәйн юстиция министры Нуаф бин Мөхәммәт әл-Маауданың Казанга форумда катнашу өчен килүен яктыртты. Мәкаләдә әйтелгәнчә, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бәһрәйн короле Хәмәд ибн Иса Әл Хәлифә һәм принц Салман ибн Хамад ибн Иса Әл Хәлифәдән сәлам тапшырган. Министр ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяләде, шулай ук форумның һәм аның көн тәртибенә кертелгән темаларның мөһимлеген ассызыклады.

 Bahrain News Agency яңалыклар агентлыгы Бәһрәйн юстиция министры Нуаф бин Мөхәммәт әл-Маауданың Казанга форумда катнашу өчен килүен яктыртты

 "Расулзадә Миңнехановка Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонның сәламен тапшырды"

Таҗикстан Sputnik басмасы хәбәр иткәнчә, Әфганстанның гамәлдәге хакимияте вәкилләре "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" форумында катнаша. Талибларны чарада Сәүдә министрлыгы башлыгы Нуреддин Азизи һәм Югары белем министрлыгы башлыгы урынбасары Лотфулла Хәйрһах тәкъдим итте.

Форумга алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәсми чакыру белән килде. Чыганак мәгълүматлары буенча, Азизи Россия хакимияте һәм бизнес белән ике яклы сәүдә һәм Әфганстанга инвестицияләр җәлеп итү буенча чаралар турында фикер алышты. Моңа кадәр Сәүдә министрлыгы башлыгы 2022 елның август ахырында Мәскәүдә булган иде. Аның ул вакыттагы визиты нәтиҗәләре буларак Кабулга энергия ресурсларын китерүгә контрактлар төзелгән.

Югарыда телгә алынган мәгълүматларга охшаш хәбәрләр Malaysia Sun һәм Пакистанның The Frontier Post газетасында,  шулай ук Kazakhstan News һәм таҗик Tajikistan News порталында чыкты. Әфганстан делегациясенең визиты турында шулай ук үзбәк порталы Aniq.uz. хәбәр итте.

Sputnik Таҗикстан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзадә очрашуын яктыртты. Очрашуның төп мәсьәләләре икътисадка багышланды. Яклар уртак товар әйләнешен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

"Ттовар әйләнеше 30 млн доллардан арткан булуга карамастан, аның күләме әлегә зур түгел. Аны арттыру өстендә эшләячәкбез", – диде Миңнеханов. Үз чиратында, Расулзадә Татарстан лидерына рәхмәт белдерде һәм аңа Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Yenixeber.az Азәрбайҗан сайты Россия Президенты Владимир Путинның икътисади форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен бастырды.

"Безне халыкара хокук нигезләмәләренә таянган гадел күпполярлы тынычлык урнаштыру теләге берләштерә. Бүген ислам илләре актив үсә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек уңышларга ирешә. Россия алар белән киңкырлы эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык. Без җайга салынган элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар табу, аграр һәм сәнәгать кооперациясен алга җибәрү, яңа транспорт-логистика чылбырлары булдыру белән кызыксынабыз, – диелә хәбәрдә.

News24.az порталы РФ вице-премьеры Алексей Оверчук  фикерен бастырып чыгарды: "Азәрбайҗанның уникаль географик урынын, аның икътисады структурасын, тышкы сәүдә, милли үсеш планнарын исәпкә алып, без Азәрбайҗан Республикасы белән Евразия икътисадый берлеге арасындагы хезмәттәшлек потенциалын күрәбез", – диде Оверчук.

Sputnik Азәрбайҗан басмасы форумда Азәрбайҗанның Россия белән юл-транспорт мөмкинлекләрен киңәйтергә әзер булуын белдерде.

"Азәрбайҗан автотранспортта, тимер юл транспортында ташу мөмкинлекләрен киңәйтүдә хезмәттәшлек итәргә әзер", – дип аңлатма бирә әлеге басмада РФ сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов А.Оверчук сүзләренә.

Sputnik Азәрбайҗан шулай ук хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Россия Дәүләт транспорт лизинг компаниясе җитәкчелегенең Азәрбайҗан башкаласына Баку судно төзү заводы һәм Азәрбайҗан Каспий диңгез пароходчылыгы белән хезмәттәшлек итү өчен эшлекле визиты планлаштырыла.

KazanForum да "Ак Барс" судно төзү предприятиесе һәм Баку судно төзү заводы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Editor.az Россия ММЧ ларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов Сирия-Төркия мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча "юл картасы" өстендә эш башланды, дип белдерде.

KazanForum да чыгышында Михаил Богданов хәбәр иткәнчә, Россия туристлык һәм эшлекле визаларны тулысынча гамәлдән чыгару вариантын карый.

Россия мөселман илләре белән виза режимын гамәлдән чыгарырга әзерләнә. Yenicag.az мәгълүматы буенча, Россия Тышкы эшләр министрлыгында бу юнәлештә эш башланган инде.

Al-Anba (Кувейт) газетасы шулай ук бу вакыйганы яктыртты һәм Сирия-Төркия мөнәсәбәтләрен нормальләштерү буенча юл картасы өстендә гамәли эш инде башланды, дип хәбәр итте.

Кыргызстан  Фарсы култыгы илләренә ит продукциясен, Үзбәкстанга җиләк-җимеш чыгара.

Sputnik Үзбәкстан Рәис Рөстәм Миңнехановның KazanForum вакытында Үзбәкстан стендларының берсенә тукталуын хәбәр итә. Күргәзмәдә Үзбәкстан җиләк-җимеш һәм милли киемнәр тәкъдим итте.

Басма шулай ук Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың сүзләрен китерә, ул катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә Россиягә дустанә ислам илләренең катлаулы шартларда ышанычлы партнерлар булуын югары бәяли.

Бохара дәүләт университеты (БДУ) сайты хәбәр иткәнчә, KazanForum да Бохара дәүләт университеты ректоры Обиджон Хәмитов катнашты. Ул Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин белән очрашу үткәрде һәм хезмәттәшлек турында яңартылган өстәмә килешүне имзалады.

Форум мәйданчыгында Кыргызстан вәкилләре хәләл индустрия өлкәсендә халыкара партнерлар белән элемтәләр урнаштырды. Персия култыгы илләренә Кыргызстаннан хәләл стандартларга туры килә торган ит продукциясе актив экспортлана, дип сөйләде Кыргызстан Sputnik басмасына Кыргызстан Икътисад һәм коммерция министрлыгы каршындагы хәләл индустрияне үстерү үзәге директоры урынбасары Алмаз Усонгул улы.

Моннан тыш, Sputnik Кыргызстан хәбәр иткәнчә, Кыргызстаннан шеф-повар ризыгын халыкара конкурста иң яхшыларның берсе дип таныдылар. Кыргызстаннан аш-су остасы Айбәк Җакшыбаев KazanForumда шеф-поварларның халыкара кубогына җиңүчеләрнең берсе булды.

Авыл хуҗалыгына Малайзия карашы һәм «Рухи бердәмлек өчен» медале

Малайзиянең Bernama мәгълүмат агентлыгы материалында Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы министры Датук Серя Мөхәммәд Сабага Россиягә визиты вакытында "Рухи бердәмлек өчен" медале тапшырылды, дип хәбәр итте.

Мәкаләдә билгеләп үтелгәнчә, министр Мөхәммәд форумда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә Малайзия карашы белән уртаклашачак. Берничә Малайзия басмасы әлеге мәкаләтне күчереп бастырган.

Технологик өлкәдә Россия-Малайзия хезмәттәшлеге турында UrduPoint Пакистан порталындагы хәбәрдә илнең мәгариф министры Мөхәммәд Халид Нординның форумда әйткән сүзләре китерелә.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, Малайзия мәгариф һәм авыл хуҗалыгы министрлары төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту өчен Россиядәге коллегалары белән очрашулар уздырырга килешкәннәр, шул исәптән мәгариф, сәүдә һәм туризм өлкәләрендә.

New Central Asia Төрекмәнстан порталы Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мамметхан Чакыевның форумда катнашуы турында хәбәр итте. Чара кысаларында ике яклы очрашулар уздыру планлаштырылган, анда Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә бәйле темалар күтәреләчәк.

Форум мәйданчыгында Төрекмәнстан стенды да тәкъдим ителде

Моннан тыш, New Central Asia порталы делегацияләр составында  илнең сәнәгать, транспорт һәм төзелеш тармаклары лидерлары катнашуын белдерде. Форум мәйданчыгында шулай ук Төрекмәнстан стенды да тәкъдим ителде.

Төркмәнстан Тышкы эшләр министрлыгы сайтында шулай ук Төрекмәнстан делегациясенең KazanForum да катнашуы турында хәбәр чыкты. Ачылу тантанасында Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип ассызыклана.

"Төньяк-Көньяк" халыкара транспорт коридорын ашлык сату өчен дә кулланырга мөмкин"

IRNA агентлыгы Иран делегациясенең KazanForum да катнашуы турында мәкалә чыгарды. Материалда хәбәр ителгәнчә, делегацияне Ислам Республикасы сәүдә үсеше оешмасы җитәкчесе Алиреза Пейманпак җитәкли, форум эшендә Ислам Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Голамхосейн Шафеи катнашты. Мәкаләдә аерым игътибар хәләл индустрияне үстерүгә бирелгән.

IRNA агентлыгы мәкаләсендә Алирез Пейманпакның сүзләре китерелә, ул, форумда чыгыш ясаганда: "МТК шул исәптән ашлык ташу өчен дә кулланырга мөмкин,"– диде.

SANA Сирия мәгълүмат агентлыгы һәм RT Россия каналы РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сүзләрен китерә. «Россия халыкара мөнәсәбәтләрне конфронтация режимында үстерү –  киләчәге булмаган юнәлеш дип саный», – дип белдерде Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы яшь дипломатларның VII Форумы ачылышында яңгыраган видеомөрәҗәгатьтә.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, яшь дипломатлар форумы – KazanForum сессияләренең берсе. Ул Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле уздырыла һәм Россиянең һәм ИХО илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту мәйданчыгы булып тора.

Башка материалда Sana агентлыгы Сүриянең Мәскәүдәге илчесе Башар Джафариның сүзләрен китерде, ул KazanForum  – көнбатыш сәясәткә каршы тору өчен берләшүдә бик яхшы мөмкинлек, дип белдерде.

"Форум Россия һәм Ислам дөньясы алдында уртак мәнфәгатьләр нигезендә хезмәттәшлекне ныгыту буенча мөмкинлекләр тәрәзәсен ача", – дип белдерде Джафари.

Elmashhad Алжир онлайн-басмасы KazanForum ачылу турында материал чыгарды.

Форум вакыйгаларын җентекләп яктырткан Төркия журналистлары Russia Halal Expo 2023 күргәзмәсе турында язды

 "KazanForum - чын уңыш тарихы"

Төркия корреспондентлары шулай ук форум вакыйгаларын җентекләп яктыртты. Anadoly Agency Russia Halal Expo 2023 күргәзмәсе турында язды. Агентлык хәбәр иткәнчә, "күргәзмәне уздыруның максаты – Россиядә хәләл сәнәгатьне алга җибәрү өчен продуктлар чыгару һәм хезмәтләр күрсәтү, Россия белән мөселман илләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырту".

Корреспондент шулай ук РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинны телгә алды. Басма Хөснуллинның: "Безнең канатлы гыйбарә – ышаныч һәм хезмәттәшлек. Бу ике сыйфат Россия белән мөселман илләре арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә икътисадый өлкәдә генә түгел, ә стратегик партнерлыкны гәүдәләндерүче кайбер уртак проектлардагы төп фактор",– дигән сүзләрен китерә .

Мәкаләдә, вице-премьер сүзләренчә, Россия һәм ИХО илләре арасында товар әйләнеше соңгы өч елда KazanForum да катнашучы илләр арасындагы элемтәләрне ныгыту фонында 30% ка арткан.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларның күплеген билгеләп үтте, аны «уңыш тарихы» дип атады. Шундый ук мәкалә Time Turk төрек порталында чыкты.

 Моннан тыш, Anadolu Agency РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинның икътисади саммитта чыгыш ясаганда Россия өчен "Төньяк-Көньяк" транспорт коридоры проектын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтүе турында мәгълүмат бастырды.

Daily Sabah төрек газетасы журналистлары үз басмаларында форумның максаты - Россия һәм мөселман дөньясы арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-технологик һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту, дип ассызыкладылар.

Чыганак мәгълүматы буенча, чара катнашучыларга сәүдә, финанс һәм технологик партнерлар табу, яңа базарларга чыгу һәм өстәмә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

 Шулай ук чарада катнашучылар өчен гала-кичке аш оештырылачак, анда Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Ә Kazan-IT Young Entrepreneurship Forum кысаларында иң яхшы проектлар авторларына премияләр тапшырылачак.

INA Гыйрак мәгълүмат агентлыгы үзенең медиасессияләрдә катнашуы турында сөйләде. Агентлык башлыгы Саттар әл-Ардави форумда чыгыш ясады, аның барышында INA булдыру һәм аның үсеш этаплары, шулай ук дүрт телдә яңалыклар тапшырулары һәм төрле илләргә йогынты ясау турында сөйләде.

Ул INAның төрле илләр, бигрәк тә Россия һәм мөселман дәүләтләре белән төрле юнәлешләр буенча мөнәсәбәтләр үсешенә ачык булуын билгеләп үтте.

Чит ил корреспондентлары делегатлар эшен яктыртты, экскурсияләр һәм шеф-поварлар турында сөйләделәр

 «Төрле илләрнең сәүдә делегацияләре очрашуы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк»

Tasnim News Agency Иран агентлыгы форумда Иран Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Голама Хуссейн Шафеййның катнашуы турында сөйләде.l Билгеләп үтелгәнчә, Шафей KazanForum 2023 югары дәрәҗәле икътисади делегацияне җитәкләгән.

Mehr News Agency Иран агентлыгы шулай ук Иран сәүдә делегациясенең Халыкара икътисадый форумга визитын хакында материал багышлады. Мәкаләдә РФ ТПП президенты Сергей Катыринның цитатасы китерелә, ул Иран коллегаларын сәламләп: "Төрле илләрнең сәүдә делегацияләре очрашуы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк",– дип билгеләде.

Үз чиратында Татарстан ССП башлыгы Шамил Агеев "бу очрашу ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен файдалы булыр" дигән өмет белдерде.

Согуд онлайн-ресурсы Sabq Online Newspaper форум эше башлану турында материал чыгарды һәм ОИС (UNA) илләре мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Мөхәммәд бин Абд Раббо Әл Ями сүзләрен китерде: «Форум йомгаклары Россия һәм Ислам дөньясы арасында озак сроклы хезмәттәшлек өчен ныклы нигез салачак», – диде ул.

Emirates News Agency - WAM (БГӘ) мәгълүмат агентлыгы укучыларга ОАЭ делегациясен Тани бин Әхмәт Әл Зәйни җитәкләде дип сөйләде. Ул берничә министрлык очрашуы һәм киңәшмәләре үткәрде, шулай ук форумда чыгыш ясады.

Министр болай дип белдерде: «Казан форумы үзара кызыксыну уяткан мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә. Бу аеруча югары потенциалга ия өлкәләргә кагыла. Мәсәлән, энергетика һәм азык-төлек куркынычсызлыгы".

Al Arabiya (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) каналы хәбәр итүенчә, Россия һәм Иран "Мир" карталарын куллану буенча ике яклы килешүләргә иреште. Бу хакта KazanForum мәйданчыгында  Иран туризм, мәдәни мирас һәм һөнәрчелек министры урынбасары Али Асгар Шалбафиян белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International