Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында тарифлар турындагы материалларга багышланган III республика конкурсы үткәрелә

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында тарифлар турындагы материалларга багышланган III республика конкурсын үткәрә.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен объектив һәм һәрьяклап яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла. Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнәчәк: «Аңлаешлы тарифлар», «Санлы тарифлар», «Сыйфатка инвестицияләр».

Конкурска федераль, төбәк, муниципаль басмаларда, интернет массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында яисә теле- һәм радиоэфирда 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 30 декабренә кадәр дөнья күргән материаллар кабул ителә. Конкурс эшләре 2023 елның 30 декабренә кадәр түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: kt@tatar.ru яисә электрон формада түбәндәге адрес буенча китереп тапшырыла: 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт «ММЧ конкурсы» тамгасы белән. 

Конкурс турындагы нигезләмә белән Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты сайтында җентекләп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International