Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең "Наше время – Безнен заман" XI ачык республика телевизион иҗат фестивале башланды.
Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең "Наше время – Безнен заман" XI ачык республика телевизион иҗат фестивале (алга таба – Фестиваль) ачык дип игълан ителде.
Фестиваль Татарстанда 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Фестиваль – коммерциячел булмаган социаль әһәмиятле дәүләт проекты. Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында үтә.
Фестивальнең миссиясе яңа буын кадрлар әзерләүдән, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт, ул яшь хезмәткәрләрне берләштерергә, аларның һөнәри теләктәшлеген арттырырга һәм республиканың кадрлар потенциалын үстерергә ярдәм итә.
Фестивальдә катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 24-р, 2023 елның 15 апрелендәге 896-р номерлы күрсәтмәләре нигезендә 2023 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.
Фестивальнең зона турлары 2023 елның октябрендә Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә узачак, суперфинал һәм гала-концерт 2023 елның ноябрендә Казанда узачак.
Сезнең оешманы Фестивальдә катнашырга чакырабыз.
Фестивальне үткәрүнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 24-р номерлы, 2023 елның 15 апрелендәге 896-р номерлы күрсәтмәләре белән расланган сроклары (күчереп алырга).
Фестивальдә катнашу өчен 2023 елның 25 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында заявка бирергә кирәк (www.bzzm.ru.).http://www.bzzm.ru
Фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме юк. Катнашучылар Фестиваль уздыру урыннарына мөстәкыйль рәвештә бара.
Фестиваль турында нигезләмә һәм кирәкле мәгълүмат Фестиваль сайтында (www.bzzm.ru.) урнаштырылган.http://www.bzzm.ru
1. Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең "Наше время – Безнен заман" XI ачык республика телевизион иҗат фестивален үткәрү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 9 июнендәге 386 номерлы карары
2.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән расланган Фестивальне үткәрү сроклары
3. Фестивальнең жюри составы.
4.Фестиваль регламенты.
5.Анкет-заявка.