Бүген Казанда «Татмедиа» АҖ бинасы янында медиапикник узды. Коллегаларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
«Бу җылы, кояшлы көндә барыгызны да матур бәйрәм белән котлыйм! Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм бәйрәм рухы телим”, – диде ул.
Бәйрәмгә җыелган газета һәм журналлар хезмәткәрләрен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та сәламләде.
«Бүген тормышыбызны журналистлардан башка күз алдына да китереп булмый. Заманча икътисад, мәдәният, мәгариф – барысы да әлеге һөнәр ияләре белән бәйле. Без иртәдән алып кичкә кадәр мәгълүматтан файдаланабыз. Журналистика бүгенге җәмгыятьтә иң төп һөнәрләрнең берсе, әмма журналист булу зур хезмәт һәм зур җаваплылык таләп итә», – диде ул.
Садыйков билгеләп үткәнчә, «Татмедиа» АҖендә 1,5 меңнән артык журналист эшли, филиалларда 250 меңнән артык тираж белән газета-журнал чыга.
Медиапикникта тармак ветераннарын хөрмәтләделәр, «Татмедиа» басмаларының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.