27 апрельдә Татарстан башкаласының Кремль урамында илнең иң массакүләм ярышларының берсе – «Республика Татарстан» газетасы һәм Казан башкарма комитетының Спорт комитеты призларына 81 нче җиңел атлетика эстафетасына старт биреләчәк.
Бөек Ватан сугышы елларында башланган (газета бүләгенә беренче эстафета 1942 елның 1 ноябрендә уза) бу ярышлар республиканың дистәләгән буын спортчылары һәм физик культура белән шөгыльләнүчеләре арасында күпер булып тора. Беренче эстафетада хәрбиләр катнаша, алар хәрби кием, сугыш кирәк-яраклары – винтовка, гранаталар белән һәм противогаз киеп 5500 метр озынлыктагы дистанцияне уза. Бу араны йөгереп узганнарның күбесе шунда ук фронтка да китә. Хәзер эстафета бүләкләре өчен мәктәп, көллият, техникум, университет командалары, шулай ук эшче яшьләр, спорт ветераннары көрәшә. Моннан тыш, «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше дә үткәрелә. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, Дәүләт Думасы депутатлары, илнең атказанган тренерлары, Россиянең танылган спортчылары төрле еллардагы ярышларның мәртәбәле кунаклары булды.