Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителә.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Конкурс эшләре 2023 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча «Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 608 каб. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:

  • «Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия халыкларының мәдәни мирасы елын яктыртуга юнәлдерелгән иң яхшы медиапроект» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – диплом белән бүләкләнә, 3 урын – диплом белән бүләкләнә);
  • «Массакүләм мәгълүмат чараларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне яктыртуга юнәлдерелгән иң яхшы медиапроект» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – диплом белән бүләкләнә, 3 урын – диплом белән бүләкләнә);
  • «Массакүләм мәгълүмат чараларында халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырткан материал» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 30 000 сум);
  •  «Татарстан Республикасында яшәүче  халыкларның телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда гаилә кыйммәтләренең ролен иң яхшы яктырткан материал»  (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум);
  •  «Массакүләм мәгълүмат чараларында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын яктыртуга юнәлдерелгән иң яхшы медиапроект» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 35 000 сум)

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:

  • эчтәлекнең Конкурс тематикасын чагылдыруы, аналитика (0-5 балл);
  • язмаларның, телесюжетларның һәм радиосюжетларның һөнәрилек дәрәҗәсе (тамашачылар тарафыннан җиңел кабул ителү, сурәтләү чаралары куллану) (0-5 балл);
  • язмаларның, телесюжетларның һәм радиосюжетларның Татарстан Республикасы халкы өчен тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте булу (0-5 балл);
  • концепциянең, сценарийның һәм билгеләнгән тематиканы яктыртуның кабатланмаган булуы (0-5 балл).

Конкурс комиссиясе эшкә гомуми баллны конкурс эшләренә комиссиянең барлык әгъзалары куйган бәядән чыгып билгели.

Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның 30 ноябренә кадәр игълан ителәчәк.

Конкурста катнашырга чакырабыз!

Межнациональный конкурс положение на татарском языке

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International