Документаль фильмнарны сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне карарга мөмкин.
«Татарстан-24» телеканалында «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин истәлегенә «Новая Тартария» тарихи документаль фильмнар сериясен күрсәтәчәкләр. Авторлык проекты циклын сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне 9:30 һәм 11:30 сәгатьләрдә карарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Эдуард Хәйруллин 14 апрельдә Казанда 54 яшендә кинәт вафат булды. Аны Мирный бистәсендәге зиратка җирләделәр. Эдуард Хәйруллин «Татарстан-24» телеканалы белән актив хезмәттәшлек итте. Беренче тапкыр ул нәкъ 30 ел элек "Эфир" телеканалында репортёр һәм «Город» программасын алып баручы буларак эшли башлаган иде.