Татарстанга Мисыр, Пакистан, Марокко, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән журналистлар килде

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Россия Тышкы эшләр министрлыгында аккредитация узган  чит ил ММЧ вәкилләре республиканың инновация инфраструктурасы объектлары белән танышу өчен Татарстанга килде. Әлеге вакыйга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара форумы үткәрелүгә бәйле.

Делегация составында «Әл-Гадд» Мисыр телеканалы, «Пакистан телевидениесе», «Мәгъриб гарәп пресс» Марокко мәгълүмат агентлыгы, «Анадолу» төрек мәгълүмат агентлыгы, шулай ук  Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән «Ашарк Ньюс», «Скай Ньюс Арабия» һәм  «Әл-Машхад» телеканаллары вәкилләре бар.

Кичә кунаклар Казан Кремле объектларында  һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина алар өчен презентация үткәрде һәм  KazanForum турында сөйләде.

Аннары кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булды, Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән аралаштылар.  

Бүген журналистларны Иннополис һәм Республика клиник хастаханәсендә очрашулар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International