«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Фәрит улы Хәйруллин вафат булды. Аңа 54 яшь иде.

2023 елның 15 апреле, шимбә

Агентлык җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Эдуард Фәрит улы –  яхшы кеше, үз эшенең остасы, иҗади шәхес иде.

Без хезмәттәшебезне, дустыбызны, остазыбызны югалттык. Күпләр өчен ул үз эшенең остасы, ачык һәм яхшы күңелле, якты кеше булып истә калачак. Без аның Беренче каналда хәбәрче булып эшләгән вакыттагы кызыклы сюжетларын хәтерлибез, аның белән бергәләп татар телен өйрәндек, аның "Тартария" проекты аша Казан турында кызыклы  вакыйгаларны белдек, Ушкова йортындагы һәр экспонатка булган сак мөнәсәбәтенә сокландык. Тыныч йокла, хезмәттәшебез!Авыр туфрагың җиңел булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International