«Социаль челтәрләрдә актив эшләү – басма статусының күрсәткече». Татарстан Республикасы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «SMM-лаборатория» белем бирү семинары тыңлаучылары алдында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
Татарстан Республикасы Регион идарә үзәге оештырган «SMM-лаборатория»дә республика һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең социаль челтәрләрдәге аккаунтлар алып бару өчен җаваплы белгечләре катнашты. Аларга Telegram, ВКонтакте һәм «Одноклассники» челтәрләрендә эшләү трендлары һәм үзенчәлекләре турында федераль спикерлар сөйләде. «Регионнар диалогы» оешмасы белгечләре аналитик инструментлар, контентның яңа форматлары, аларны куллану ысуллары хакында чыгыш ясады. Семинар программасында, лекцияләрдән тыш, практик дәресләр, конкрет кейслар һәм мастер-класслар да бар иде.
«Сез киләчәктә бездә эшләрсезме, башка җирдә хезмәт итәрсезме, моңа бәйсез рәвештә үз квалификациягезне арттырырга тиеш, – дип белдерде «Татмедиа» башлыгы. – Бу – һичшиксез кирәк булачак яхшы багаж һәм белем. Аларны районнарда эшләгәндә республика файдасына файдалансагыз иде. Алда торган бурычларны төгәл аңларга кирәк. Кайбер мәйданчыклар ябылуга карамастан, эшләү өчен мөмкинлекләр аз түгел, шуңа күрә алардан нәтиҗәле файдалануыгызны сорыйм».