Казанда полиграфия укучылары арасында ярышлар башланды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда юниорлар арасында «Полиграфик технологияләр» компетенциясе юнәлешендә һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башланды. Анда катнашучыларга махсус бирем буенча журнал бастыру һәм үз куллары белән истәлеккә блокнот ясау мөмкинлеге бирелә.

«Төбәк дәрәҗәсендәге  һөнәри осталык чемпионаты – балаларга бу эшчәнлек төрендә үз көчләрен бүген үк сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Бәлки, киләчәктә бу аларның һөнәренә әверелер. Бу ярыш кысаларында укучы балалар югары дәрәҗәдәге осталар белән аралаша ала», – дип билгеләп үтте лицей директоры Гөлнара Галиева.

Әлеге юнәлеш буенча ярышларда барлыгы биш укучы катнаша, шуларның дүртесе 187 нче лицейдан. Аларга махсус басма станок белән танышырга һәм анда эшләп карарга, техник бирем буенча журнал номеры бастырырга, шулай ук истәлеккә алып китәчәк блокнотны брошюраторда төпләргә кирәк булачак.

Эшне индустриаль экспертлар, ягъни полиграфия өлкәсендә турыдан-туры эшләүче кешеләр бәяләячәк.

«Мин, бу производство хезмәткәре буларак, эксперт ролен башкарам. Без биремнәрне ничек үтәргә һәм бәяләмә биргәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген яхшы беләбез. Бүген егетләрнең танышу көне, без аларга җайланмалар турында сөйлибез, ә ярышлар чәршәмбе көнне башланачак», – диде чемпионатның индустриаль эксперты Андрей Егоров.

Чемпионатта катнашучы күпчелек егетләр өчен полиграфия үзенә күрә бер хобби булып тора. Катнашучыларның берсе – Артур Хисаметдинов сүзләренчә, кәгазь журнал укуның электрон вариантта булмаган үз романтикасы бар. «Бу чемпионат  – үзеңне күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек. Өстәвенә, минем компетенцияләрем никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Элек мин музыкантлар турында журналлар күп укыдым, бу юнәлеш миңа шулай ук ошый. Миндә кәгазь журналларның берничә коллекциясе дә бар. Монда боларның барысын да эчтән, типография этабында ничек оештырылуын карарга мөмкинлек бар», – дип белдерде унынчы сыйныф укучысы А. Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International