3 апрельдә Әгерҗе районының Сарсак-Умга лицеенда "Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль хәвефләр" темасына дәрес үткәрелде. 5–11 сыйныф укучылары катнашкан дәресне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова үткәрде.
Дәрестә балалар мобиль җайланмалар өчен киберхәвеф төрләре турында сөйләштеләр, мәгълүматларны һәм аккаунтларны юкка чыгарудан саклау, смартфонны саклап калу ысулларын белделәр.
"Цифр дәресе" – мәктәп укучылары өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге бөтенроссия белем бирү проекты.
Проектны оештыручылар: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Цифр икътисады” илкүләм программасы кысаларында “Цифр икътисады” коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Дәресләр укучыларга технологияләр һәм программалаштыру белән бәйле һөнәрләр дөньясында югалып калмаска ярдәм итә.