Заманча сәнгать галереясенә килүчеләр музей өчен гадәти булган форматта, ягъни матди чыганакта, Михаил Захаровның 39 репортажы белән таныша алачак. Фотосурәтләр пластикка бастырылган.
Сурәтләрдә Иннополис төзелеше дә, чиркәү манарасы фонында сарафан кигән ике кызның перчаткалы куллары аша күрсәтелгән пандемия чорындагы Каравон рус халык бәйрәме дә бар. Экспозициянең төп өлешен, бу 4 меңгә якын кадр, цифрлы форматта ясалган сурәтләр тәшкил итә. Алар фотографның яраткан җырлары астында VR-зал диварларының берсендә слайд-шоу рәвешендә күрсәтелә. Михаил Захаров сүзләренә караганда, слайд-шоуны тулысынча карау өчен якынча 3 сәгать вакыт кирәк.
«Десятилетие в репортаже / Репортажные фото» фотографияләр күргәзмәсе Заманча сәнгать галереясында 7 майга кадәр дәвам итәчәк.