"Казанские ведомости" туган көнендә "Газеталардан аерылмагыз!" марафонына старт бирде.

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

 "Казанские ведомости" газетасы үзенең 32 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан басма редакциясе "Газетадан аерылмагыз!" дип аталган бөтенроссия марафонын игълан итте. Идея авторлары басма газеталарның, гомуми цифрлаштыруга карамастан, яшәвен һәм яшәячәген күрсәтергә өметләнә.

Марафонны шигъри флешмоб белән ачып җибәрделәр. "Казанские ведомости" басмасының баш мөхәррире Венера Якупова Виталий Озеровның матбугатка багышланган шигырен укыды, аңа редакция хезмәткәрләре дә кушылды.

Аннары редакция хезмәткәрләре арасында танып-белү викторинасы үткәрелде, газета битләреннән ясалган кәгазь кораб аның символына әйләнде.

"Басма газеталарга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, бу хакта безнең басманың зур тираж җыя алуы сөйли. Әгәр һәр номерның, ким дигәндә, өч кеше укуын исәпкә алсак, бездә 50 меңнән артык укучы бар. Безнең марафонга, басма газеталарга ихтирам күрсәтү өчен, барлык Россия регионнарыннан хезмәттәшләр кушылсын иде ", – дип ассызыклады Венера Якупова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International