Хатын-кызлар – мәгълүмат сәясәтендә

2023 елның 17 марты, җомга

«В диджитал только девушки» проекты кысаларында АКО генераль директоры урынбасары Дарья Богданова мәгълүмат өлкәсенә ничек кереп китүе турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар хатын-кызларга хас идарә стиле белән фикер алыштылар һәм диджитал өлкәсендә эшләү буенча киңәшләр бирделәр.

Татарстан Республикасында матбугат сәркатипләренең 81,25 %ы – хатын-кызлар. Дарьяның сүзләренә караганда, аларның эшкә карашы хәвефләрга игътибарлы булу, вакыйгаларның тулы комплекслы картинасын күрү, командага карата сизгер мөнәсәбәт һәм үзгәрә торган шартларга яраклаша белүе белән аерылып тора.

Дарья Богданова очрашуда катнашучыларга үз киңәшләрен дә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International