Казан Федераль университетында «Татар-информ» фотографы Михаил Захаровның "Бездә барысы да яхшы..." фронтбуе шәһәрләрендәге тормыш" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова белән ул махсус хәрби операция зонасына китеп, анда ярымҗимерек Лисичанск тормышыннан уникаль сурәтләр сериясен төшергән. Күргәзмәне ачу тантанасына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары җыелды. Алар өчен автор экскурсия үткәрде, кадрларның кайда һәм нинди шартларда ясалуы турында тулырак сөйләде.
Сурәтләрдә Лисичанскида булган чынбарлык: артиллерия уты астында җимерелгән йортлар, пуля белән тишкәләнеп беткән диварлар. Урамнарда кеше аз, ләкин балаларны да, җирле халыкны да, этләрне дә очратырга мөмкин.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күргәзмәне ачып җибәрде: «Соңгы берничә елда без «Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бездә медиаөлкә өчен белгечләр әзерләнә. 2022 елның сентябреннән башлап республика Лисичанскига шефлык итә башлады. "Татар-информ"ның безгә материаллар бирүе бик күңелле, алар аша без дөреслекне күрә алабыз", – диде ул.
Студентлар фотосәнгать әсәрләре белән таныша һәм фотографиянең тирән мөмкинлекләрен белә алачак, дип саный ТР халык фоторәссамы Фәрит Вәлиуллин. Аның сүзләренчә, әлеге экспозиция мәгълүматлар һәм фактлар җыелмасы гына түгел, ә автор төзегән иң яхшы әсәрләр сериясе. "Фотография кешеләрдә тирән хис-кичерешләр тудырырга тиеш. Яхшы фотокүргәзмә беркайчан да кешеләрне битараф калдырмый, ул безгә үтеп керә, без бергә кайгырабыз, төрле хисләр уяна”.
Ул билгеләп үткәнчә, дистә еллар узгач та кешеләр фоторәсемнәр аша үткәннәр белән таныша алачак. "Мин үзем фоторәссам һәм хезмәттәшемнең мизгелләрне никадәр төгәл эләктереп алганын күрәм", – диде Вәлиуллин. Михаил Захаров үзе билгеләп үткәнчә, Лисичанскида фотога төшерү җиңел түгел, күп кеше һәм хәрбиләр төшерүгә каршы. Өстәвенә, күп урыннарда фотога төшерү куркыныч та. "Мин безнең нормаль шартларда яшәвебезне күрсәтергә теләдем, сурәтләр аша шундый ук кешеләрнең, законсызлык, бернинди дә уңайлыклар булмаган урта гасырга килеп эләгүен күрсәтергә тырыштым. Әмма халык исән калырга тырыша. Барысы да – кешеләре дә, сугышчылары да, хайваннары да кызганыч", - диде ул.