Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Конкурс эшләре 2023 елның 15 мартыннан 15 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча «Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 608 каб. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Террорчылыкка каршы тору темасын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен» (1 урын – 35 000 сум);
«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы аналитик материал» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум);
«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы интервью» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум).
Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:
эчтәлекнең Конкурс тематикасын чагылдыруы, аналитика (0-5 балл);
язмаларның, телесюжетларның һәм радиосюжетларның һөнәрилек дәрәҗәсе (тамашачылар тарафыннан җиңел кабул ителү, сурәтләү чаралары куллану) (0-5 балл);
язмаларның, телесюжетларның һәм радиосюжетларның Татарстан Республикасы халкы өчен тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте булу (0-5 балл);
концепциянең, сценарийның һәм билгеләнгән тематиканы яктыртуның кабатланмаган булуы (0-5 балл).
Конкурс комиссиясе эшкә гомуми баллны конкурс эшләренә комиссиянең барлык әгъзалары куйган бәядән чыгып билгели.
Конкурста катнашырга чакырабыз!